Әгерҗе районыннан дүрт егет армия сафларына китте инде

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Кичә төнлә Әгерҗе хәрби комиссариатында хәрби хезмәткә чакырылучыларны тантаналы рәвештә озату булды. Беренче булып безнең районнан дүрт егет хезмәт итәргә китте. Көзге чакырылышта барлыгы 42 әгерҗеле солдат һәм матрос булачак.

Призывникларга котлау сүзләре белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин, «Сугышчан туганлык» оешмасының җирле бүлекчәсе әгъзасы Тәфкил Закиров, дини конфессияләр вәкилләре – Биктова авылы имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Фәтхуллин һәм протоиерей Андрей Ехлаков мөрәҗәгать иттеләр. Әниләр исеменнән яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева чыгыш ясады, ул үз әниләрен сакларга, аларга һәр уңайлы минут саен шалтыратырга чакырды.

Чыгышларны район хәрби комиссары Илгиз Галиев төгәлләде:

– Бүген сезнең өчен истәлекле дата. Шуны гына белегез: армия – санаторий түгел, ял йорты түгел, Тормыш мәктәбе. Сезгә гадел командирлар, авыр минутларда иңне куярга әзер хезмәттәшләрегезне телим. Лаеклы хезмәт итегез, Әгерҗе районы данын тапламагыз һәм өйләренә кайтыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International