Иж-Бубый авыл җирлегендә тыл ветераннарына медальләр тапшырылды

2020 елның 20 марты, җомга

Иж-Бубый авыл җирлеге территориясендә 13 тыл ветераны яши. 16 һәм 18 март көннәрендә Иж-Бубый авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре авыл мәдәният йорты мөдире һәм Иж-Бубый урта мәктәбе укучылары белән берлектә тыл ветераннарына " 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырдылар. Иж-Бубый авыл җирлеге башлыгы һәр ветеранга зур булмаган бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International