Әгерҗе районында беренче төркем егетләрне тантаналы төстә армиягә озаттылар

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә Әгерҗе районыннан биш егет армия сафларына алынды.

Беренче төркем егетләрне тантаналы төстә хәрби хезмәткә озату – Әгерҗедә күптәннән килүче матур традиция. Коронавирус пандемиясе булуга карамастан, бу юлы аны тыйнак кына уздырдылар. Шулай да егетләрне озатырга әти-әниләренә, дусларына маска һәм перчаткалардан хәрби комиссариат янына килергә рөхсәт бирелгән иде.

 Язгы чакырылышта безнең районнан 29 егет солдат каешы буа. Әгерҗедән Данат Мусин, Инсаф Фәттахов, Касайдан Ильяс Әхмәдиев, Кадрәктән Кирилл Исаев, Красный бордан Әмир Гарипов – беренче карлыгачлар.

– Егетләрнең барысы да – менә дигән. Физик яктан нык, сәламәт. Ильяс, Инсаф, Данат хәрби комиссариат юлламасы буенча «С» категориясенә «права»га укыдылар. Армиягә барырга теләкләре зур. Ә бу – иң мөһиме, – ди гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлекчәсе җитәкчесе Роза Конакова.

Район хәрби комиссары Илгиз Галиев, Биектау авылы имам-хатыйбы Рамил Фәтхуллин, яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Татьяна Сергеева да юлга кузгалыр алдыннан солдатларга үгет-нәсыйхәтләрен җиткерделәр.

Язгы чакырылышта армиягә алынган һәр егеткә  “Әниеңә шалтырат“ федераль проекты буенча ташламалы тарифка көйләнгән өч сим-карта бирелә. Җыелу пунктында банк карталары да тапшырыла. Әлеге картага ай саен гади солдатларга – ике, ятимнәргә өч мең сум акча күчә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International