Әгерҗе районында узган "Көмеш каләм" фестиваленә Миләүшә Айтуганова кайтты

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә Девятерня төп мәктәбендә XVIII "Көмеш каләм" фестивале үтте. Чарабыз кунаклары - "Татарконо" учреждениесе җитәкчесе - Миләүшә Айтуганова, Чаллы шәһәреннән "Көмеш кыңгырау" газетасы баш мөхәррире Резеда Гасыймова, Ижау шәһәренең "Яңарыш" газетасыннан Рилия Закирова катнашты.

Районның 16 мәктәбеннән 60 ка якын укучы "Яшь шагыйрь", "Яшь хәбәрче", "Яшь хикәяче", "Яшь рәссам", "Нәфис сүз остасы" номинацияләрендә көч сынашты. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында алып барылган эшчәнлек буенча мәктәпләрнең укучылары һәм укытучылары видеотасмалар әзерләп алып килгән иде.

Иң яхшы иҗатчылар мәгариф идарәсенең дипломнары һәм китаплар белән бүләкләнде. Кадыбаш мәктәбе, милли ресурс үзәк, берничә укучыга махсус бүләкләрен тапшырды. Чарада катнашучылар фестивальне югары дәрәҗәдә оештыручы Девятерня мәктәбе коллективына рәхмәтләрен җиткерделәр.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/gere-rayonynda-uzgan-kmesh-kalm-festivalen-milsh-aytuganova-kaytty

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International