Әгерҗе районында Милли мәдәният көне үтте

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

“Алмалы” лагеренда Милли мәдәният көне кысаларында “Сабантуй” бәйрәме узды. Укучылар чүлмәк вату, көянтә белән йөгерү кебек ярышларда бик теләп катнаштылар.

Шулай ук отрядлар арасында баскетбол турниры булды.

Көн дәвамында отрядлар кул астындагы әйберләрдән тегелгән түбәтәй һәм калфак милли баш киемнәре ясадылар.

Ә «Без төрле, әмма без бергә» дигән кичке программада һәр отряд иң шәп чыгышларын күрсәтте.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/2021-tugan-tellr-m-khalyklar-berdmlege-ely/gere-rayonynda-milli-mdniyat-kne-uzdy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International