14 августта, Физкультурачы көнендә Әгерҗе районы вәкилләре: Рыков Игорь, Исламов Максим, Галеев Динир, Чуков Илдус, Гинатуллин Рамил, Иманов Илья, Әхмәтов Даниэль, Шаехов Кирилл, Иманова Любовь “Настольнику” буенча ярышларда катнаштылар. "Настольник" - зур өстәл хоккее. Удмуртиядә пандемия чорында эшләнгән, ул вакытта социаль дистанция 1,5 - 2 метрга мәҗбүри шарт булды. Җитештерүчеләр гади өстәл хоккеен алганнар һәм аның принципларын, структурасын, чикләрен ишегалды спорт мәйданчыкларына күчергәннәр. Уенда 5 ир-ат һәм 1 дама катнаша. “Настольник”та беренче тапкыр уйнавын исәпкә алып, нәтиҗәләр түбәндәгечә: Әгерҗе-Ижевск 4:6, Әгерҗе - Чайковский 7:8