Әгерҗелеләр Яр Чаллыдан җиңү белән кайттылар

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

15 май көнне Яр Чаллы шәһәренең "Витязь" спорт комплексында "Яшьләр лигасы" ММА буенча Алтын Урда турниры булып узды, анда өстәмә белем бирү педагогы Майоров Рөстәм Арикович җитәкчелегендә кул көрәше белән шөгыльләнүче "Талантлар салават күпере" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары чакырылган иде.

Турнирда Россиянең төрле төбәкләреннән: Татарстан, Башкортстан, Киров өлкәсеннән, Пермь краеннан 120дән артык көрәшче катнашты.

Безнең балалар авыр көрәштә призлы урыннар яулый алдылар.

Нәтиҗәләр:
1 урын - Трейдин Адам, Зарипова Луиза;
2 урын - Әхмәтҗанов Айваз, Әхмәтҗанов Илназ, Зарипова Луиза, Михайлова Алевтина;
3 урын - Денисова Алинә, Кильметов Алдан, Семенов Глеб, Ямалетдинов Данияр, Женщин Юрий.

Алга таба да уңышлар һәм җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International