Уразай кызы Ләйсирә: “Авылга кайтканыма үкенмим“

2015 елның 26 декабре, шимбә

Узган атнада Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хәҗипов, Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре Тирсә мәктәбенә укучылар белән очрашуга килделәр.  

Белгечләрне каян алырга?

–       Мин бүген “Наҗар“ һәм “Сарсак-Омга“ ширкәтләрендә, мегафермада булып, терлекчелек тармагы белән якыннан таныштым. Әлеге хуҗалыкларда җитәкчеләрне борчыган проблемаларның берсе – кирәкле кадрларны каян алырга?! Бүген авыл хуҗалыгына ветеринар, агроном, зоотехник, электриклар җитми. Безнең халыкта “Чит җирдә солтан булганчы, туган җиреңдә олтан бул“  дигән бик матур мәкаль бар.  Сез дә, укучылар, уку йортларында белем алып, туган ягыгызга кайтырга тырышыгыз. Туган җир үз улын, үз кызын үги итми ул. Биредә һәркайсыгызга урын табылыр. Бүген табыныбызны икмәк, ит, сөт кебек авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүче әти-әниләрегезгә алмашка килүчеләр булмаса, илне кем туендырыр?! Авыл җирлегенә эшкә кайтучыларга Хөкүмәтебез дә төрле яклап ярдәм күрсәтергә тырыша, – диде Нәҗип Хәҗипов.

Министр урынбасары шушы сүзләрне сөйләгәндә әле быел гына Казан дәүләт ветеринария академиясен тәмамлап “Наҗар“ ширкәтенә эшкә кайткан Уразай кызы Ләйсирә Абдуллина  күз алдына килде.  “Яшь белгеч авылга эшкә кайтканына үкенмиме икән?“ дигән сорауга җавап табу ниятеннән аның белән элемтәгә кердек. 

Хыялым тормышка ашты

–       Юк, мин бирегә эшкә кайтканыма һич кенә дә үкенмим. Ветеринар булу – балачактан килгән хыялым. Әнием Фирдания гомере буе терлекчектә эшләде. Аның белән ияреп фермага йөргәндә мин дә: “Их, шушы терлекләр арасында  эшлисе иде“, дип хыяллана идем. Әти-әнием үз хуҗалыгыбызда да бик күп мал асрыйлар. Без кечкенәдән сыер-бозаулар, атлар янында кайнашып үстек. Академиядә бик яратып укыдым, китапханәдән кайтып керми идем диярлек. Укуымны кызыл дипломга тәмамладым. Хәзер алган белемне бик теләп эшемдә кулланам. Әгәр берәр терлек авырый башласа, төн йокым кача. Ул савыкмыйча яныннан китмим дә, – дип сөйләгәндә үз эшен яратуын тоймый мөмкин түгел.

Шушы көннәрдә Ләйсирә авылга эшкә кайткан яшь белгечләргә бирелә торган 100 мең сум “подъемный“ акча алачак.

–       Моның өстенә, төп хезмәт хакына бер ел дәвамында ай саен бишәр мең сум акча да өстәлә бит әле, – ди ул шатланып.

Ун мең сум стипендия

–       Әгәр укучы мәктәпне тәмамлаганнан соң ветеринар, агроном, зоотехник кебек белгечлекләргә укырга керә икән, ай саен 10 мең сумга кадәр стипендия алу мөмкинлеге дә бар. Моның өчен студентның иң элек нинди дә булса авыл хуҗалыгы предприятиесе белән (әйтик, “Нәүрүз“ ширкәте) килешү төзүе шарт. Бу очракта стипендиянең 5 мең сумын әлеге предприятие, 5 мең сумын ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы түли, – ди авыл хуҗалыгы идарәсенең кадрлар буенча консультанты Рәшидә Иксанова.

Шулай ук  авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләү буенча максатчан программа да эшли. Ул очракта район хакимияте һәм югары уку йорты белән ике арада килешү төзелә. Әлеге килешү укучыга уку йортына бушлай укырга керү мөмкинлеге бирә. Тик шунысын онытырга ярамый: һәр очракта да белгеч, югары уку йортын тәмамлап, авыл хуҗалыгы предприятиесенә эшкә кайтырга һәм кимендә өч ел эшләргә тиеш.

Очрашу вакытында район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучыларына боларның барысын да тәфсилләп аңлаттылар. Бу киңәшләргә колак салыргамы әллә башка юлдан китәргәме – монысын егет-кызлар үзләре хәл итә.      

Дания АБЗАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International